Үзәк китапханәдә «Җәйге импровизация» күргәзмәсе ачылды (6+)
28 июнь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Ләйсән Исламгәрәеваның «Җәйге импровизация» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул – Татарстанның Халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның шәкерте.
Вернисаж гадәти булмаган форматта узды. Чараның барлык кунаклары да рәссам үткәргән мастер-класста катнаша алды. Очрашу азагында Ләйсән бушлай лотерея җиңүчесенә үзенең картинасын бүләк итте.
Экспозиция 25 июльгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.