Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Әдәби дулкында» фестивале (0+)

27 май көнне чаллылылар Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан оештырылган әдәби дулкыннар агымына кушылды.

Фестиваль чарада катнашучылар өчен язучылар белән очрашырга, яңа китаплар белән танышырга, әдәби-квестларда, мастер-классларда үзләрен сынап карарга һәм, гомумән, китапханәдә яхшы кәеф белән вакытларын уздырырга мөмкинлек тудырды бу көнне.

Шәһәр Үзәк китапханәсендә драматург Булат Сәлаховның «Ел китабы–2018» бәйгесендә җиңгән «Яратылмый калган ярлар» исемле китабын тәкъдир итүдә укучылар шул исемдәге спектакльдән өзек карады, автор башкаруында популяр пьесалардан монологларны тыңлады. «Чаллы белән 35 ел бергә» кичәсе Людмила Дорженковская иҗатын сөючеләрне һәм аның дусларын җыйды. Кичәдә Людмила Константиновна шигырьләрен укыды, үз иҗат җимешләренең туу тарихы турында сөйләде. Вернисаж бардлар Сергей Степанов, Елена Емалтынова, Анна Гыйльметдинова башкаруындагы музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

Язучы Виктор Астафьевның 95 еллыгы уңаеннан, «Дөньяда якты эз калдырды...» мәгълүмат сәгате оештырылды. Аның барышында китапханәнең яшь кунаклары китап күргәзмәсе белән танышты һәм язучының иҗаты буенча әдәби-иҗади уенда катнашты. «Тавышымнан таныйлар…» әдәби кичәсе «Көмеш гасыр»ның иң танылган вәкилләренең берсе, шагыйрә Анна Ахматова иҗатын тәкъдим итте.

«Күңел» радиосында «Китапханә белән берлектә» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Анда китапханәләр адресына тәбрикләү сүзләре, изге теләкләр яңгырады, җирле язучылар – шагыйрь һәм журналист, «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Мирһади Разов, шагыйрь Рәкыйт Аллабирде белән ачыктан-ачык сөйләшү узды, яшь шигырь сөюче Аяз Әскаров татар телендә шигырьләр башкарды.

Фестиваль барышында «Кан басымыңны бел» акциясе узды. 8 нче хастаханә белгечләре артериаль кан басымын үлчәде, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып барды.

Шулай ук бу көнне «Яраткан китап образы» төбәк бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм «Бәхетле сан!» акциясенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә истәкле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Нәни укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре өчен чараны оештыручылар гаҗәеп китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәт, «Җир – безнең йортыбыз» экологик уены, төсле картон, җепләр, ташлар һәм сәйләннәрдән начар төшләрне куучы амулет ясау буенча мастер-класс тәкъдим итте.