Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Рус шигърияте җырда»: челтәрле музыкаль батл

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Рус шигърияте җырда» дип аталган челтәрле музыкаль батл башлап җибәрә. Музыкаль батлга рус классикларының «рэп»; «шансон»; «джаз»; «поп-музыка»; «классика», «рок» кебек төрле музыкаль жанрлардагы шигырьләрен башкаруның видеоязмалары кабул ителә.   
Музыкаль батлда 6 яшьтән өлкәнрәк теләге булган һәркем катнаша ала.  
Анда катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
– https://vk.com/public174645654 (Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге) һәм «Рус шигърияте җырда» https://vk.com/public202092914 төркемнәренә кушылырга кирәк;
– рус классигының сайлап алган бер шигырен музыкаль жанрларның берсендә башкаруны видеога төшерергә һәм аны #РусскаяПоэзияВмузыке #библиотекиЧелнов #ОтделИскусств хештеглары белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Рус шигърияте җырда» https://vk.com/public202092914 төркемендә урнаштырырга;
– гаризаны cbs-art@mail.ru электрон почтасына «Рус шигърияте җырда» дигән язу белән җибәрергә. 
Кешеләргә күп кенә матур юллар һәм моңлы көйләр бүләк иткән әдәбият һәм музыка бердәмлеген той!
Гаризалар һәм эшләр  2021 елның 1 февраленнән 28 февраленә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: +7(8552) 70-02-26, +79957655920.
Челтәрле музыкаль батлны уздыру турында тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.