Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Без бердәм» күргәзмәсен ачу тантанасына чакырабыз

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Тамашачылар игътибарына һөнәри һәм үзешчән рәссамнар, кәсепче-осталарның сәнгать әсәрләреннән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Рәссамнар картиналар күргәзмәсен Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлады. Экспозиция төрле жанрларда һәм техникаларда башкарылган 50дән артык эшне үз эченә ала. Картиналар галереясы республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче сәнгать әһелләренең эшеннән тора. Күп кенә график һәм сәнгать эшләре төрле халыкларның гореф-гадәтләренә һәм Татарстанның тарихи урыннарына багышланган һәм сәнгати генә түгел, ә туган якны өйрәнү ягыннан да кыйммәткә ия. Вернисажны ачу кысаларында Кама аръягы оста-кәсепчеләренең декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күрсәтеләчәк һәм теләге булганнар мастер-класста катнаша алачак.  
Белешмәләр өчен телефон: 89172712747.