Язучы Зөләйха Минһаҗева белән онлайн-очрашу
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Трансляция берничә мәйданчыкта: библиотека-челны.рф сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге https://vk.com/bibl_chelny төркемендә һәм Чаллы китапханәләренең рәсми YouTube-каналында https://www.youtube.com барачак.
Шәһәребезнең танылган җырчылары Илгизәр Мортазин һәм Инзилә Сәлимова шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырларны башкарачак. Зөләйха Мөхит кызы укучыларга үзенең яңа иҗат җимешләрен бүләк итәчәк.
Зөләйха Минһаҗева – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, дистәдән артык китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Россиянең алтын каләме» әдәби премиясе лауреаты.