Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Туган як матурлыгы» күргәзмәсе ачыла

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

23 сентябрь көнне 15 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Рауза Латыйпова-Иванованың «Туган як матурлыгы» исемле күргәзмәсе ачылачак. 

Экспозиция ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Татарстан Республикасы тирә-юнендә башкарылган пейзажлар, декоратив-стилизацияләштерелгән рәсемнәр, «Татар халык киемнәре» сериясе – барлыгы 30дан артык эш тәкъдим ителә.             

Рауза Габдерәкыйм кызының иҗат әсәрләре Татарстанның Рәсем сәнгате музеенда, Россия, Франция, Италия, Турциядә шәхси тупланмаларда саклана.

Күргәзмәгә килгәч, социаль ара сакланырга, битлекләр киелгән булырга тиеш.

Күргәзмә 2020 елның 18 октябренә кадәр дәвам итә. 
Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.