Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Туган телем – шагыйрьләр теле» // «Родной язык – язык поэтов» II төбәк нәфис сүз осталары бәйгесе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУнең Үзәк китапханәсе «Туган телем – шагыйрьләр теле» // «Родной язык – язык поэтов» II төбәк нәфис сүз осталары бәйгесенә гаризалар кабул итү кампаниясе башлану турында игълан итә. Бәйге татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Бәйгедә катнашу өчен 13 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ул 2020 елның 11 мартыннан 23 апреленә кадәр өч турда уздырылачак:

1 нче тур – 11 март-16 апрель – гаризалар кабул итү;
2 нче тур – 21 апрель 10:30 дан 15:00 сәгатькә кадәр – сайлап алу туры;
3 нче тур – 23 апрель 14:00 сәгатьтә – йомгаклау.

Бәйгедә җиңүчеләр I, II, III урыннар өчен Дипломнары белән бүләкләнәчәк. Барлык катнашучыларга да «Каткашкан өчен» электрон сертификаты җибәреләчәк.

Катнашу өчен гаризалар 11 марттан алып 16 апрельгә кадәр Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча Үзәк китапханәдә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29

Бәйгенең нигезләмәсе

 

«Туган телем – шагыйрьләр теле» // «Родной язык – язык поэтов» II төбәк нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме_____________________________________________________
Яше______________________________________________________________________________
Уку йорты/эш урыны________________________________________________________________
Элемтә өчен телефоны, электрон почтасы_______________________________________________
Җитәкчесенең Ф.И.О. (тулысынча)______________________________________________________
Җитәкченең телефоны, е-mail ________________________________________________________
Бәйгегә тәкъдим ителүче әсәрнең авторы һәм исеме_______________________________________
_________________________________________________________________________________

Шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм өченче затларга тапшыруга ризалык

«Мин, _____________________ (катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме) бәйге чараларын оештыру максатыннан, «ҮКС» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсенә әлеге гаризада күрсәтелгән шәхси мәгълүматны өченче затларга, автоматлаштыру чараларын кулланмыйча («Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль канун нигезендә), тапшырырга һәм эшкәртергә үземнең ризалыгымны бирәм. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүдән язма формада баш тартырга мөмкинмен».

Дата_____________________
Имза_____________________