«Татар орнаменты заманча кулланылышта» күргәзмәсе ачылу (0+)
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
29 гыйнвар көнне 10:30 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Татар орнаменты заманча кулланылышта» күргәзмәсе ачылачак. Әлеге чара кысаларында Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйпов белән очрашу узачак.
Күргәзмә 29 гыйнвардан 31 мартка кадәр эшләячәк. Анда Хәмит Латыйпов һәм Эльза Низаметдинова эшләре тәкъдим ителәчәк.
Татар бизәкләре татар халык сәнгатендә һәрвакыт мөһим урын алып тора. Бүгенге көндә татар бизәкләре татар декоратив сәнгате белән кызыксынуны янәдән торгызуда әһәмиятле роль уйный.