Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Дөнья сугышчылары» Майл-арт бәйге

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

«Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале кысаларында, «ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе 2020 елның 20 гыйнварыннан 10 мартына кадәр Сезне «Дөнья сугышчылары» майл-арт бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла:
– 6-9 яшьлек балалар;
– 10-14 яшьлек балалар;
– 14-16 яшьлек балалар;
– 17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

Бәйгегә майл-арт жанрында башкарылган эшләр тапшырыла. Эшләр А4 форматындагы конверт формасында ясала. Анда җибәрүченең адресы астына каһарман – Ватанны (Илне, Планетаны, Җиһанны, Галәмне) саклаучының батырлыгы турындагы фантастик сюжет рәсеме төшерелгән булырга тиеш.

Катнашучыга әлеге конвертны Россия почтасы аша җибәрергә кирәк. Бәйгегә кабул ителгән конверт почта аша җибәрелгән хатның барлык почта аша узган атрибутларына ия булырга тиеш (мөһер, марка). Почта тикшерүен узмаган эшләр нәтиҗәләр чыгарганда каралмаячак.

Бәйге эшләре почта буенча 2020 елның 5 мартына кадәр җибәрелергә тиеш. Китапханәгә 2020 елның 10 мартыннан соң килгән конвертлар каралмаячак. 

Җиңүчеләр 2020 елның 15 мартында «Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале барышында бүләкләнәчәк.

Бәйгенең нигезләмәсе