Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Дуслар җыелган җирдә» Әдәби очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

22 август көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә җирле язучылар һәм шагыйрьләр белән чираттагы очрашу узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы көненә һәм автогигантның 50 ел еллыгына багышлана.

Шигърият сөючеләрне Факил Сафин, Сирень Якупова, Зөләйха Минһаҗева һәм Рәкит Әбделмәнов белән очрашу көтә. Язучылар үзләренең әдәбиятка килү юлы, тәүге әсәрләре ничек тууы, гомумән, иҗади эшчәнлекләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашачак. Чарага килүчеләр аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Язучыларның чыгарган китаплары белән газета-журналлар аша даими танышып торабыз, әмма якыннан аралашу ул инде бөтенләй башка нәрсә. Барыгызны да әдәби очрашуга көтеп калабыз!