Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Ачык һавада китапханә»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

3 июль көнне 15.00-17.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе теләге булган һәркемне көннәрен матур һәм кызыклы итеп үткәрү өчен җәйге уку залына чакыра! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне якынлашканда, китапханәчеләребез балаларны да, өлкәннәрне дә куандырырлык шәп программа әзерләде. 
Иң нәни укучылар өчен «Ромашканы эзләп» дигән уен программасы уздырылачак, анда балалар төрле уен һәм бәйгеләрдә катнаша алачак. 
«Мин гаиләмне яратам» мастер-классы барышында һәркем үз якыннары өчен үзенчәлекле бүләк әзерләячәк. Шулай ук үз куллары белән матур бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс та катнашучыларның күңелен яулар. 
«Майя дусларын каршы ала» уен программасы күңелле бал корты Майя белән бергә гаҗәеп маҗаралар рухына алып кереп китәчәк. 
Китапханәгә килегез һәм гаиләгез, дусларыгыз белән бергә көнегезне онытылмас һәм матур итеп үткәрегез!
Керү ирекле!