Китап каласы буйлап сәяхәт
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Балаларны китапханә буйлап сәяхәт квесты формасында китапханә белән мавыктыргыч танышу көтә. Һәр балада китапханәнең беренче һәм икенче катларында урнашкан бүлекләренең төгәл план-схемасы булачак. Укучылар план-схемага нигезләнеп, бирелгән күрсәтмәләрне үтәп, һәрбер бүлектә “йөрергә” тиеш булалар. Бүлекләрдә булган стеллажларда, китап киштәләрендә, картотекада, китаплар, журналлар арасында үзләре укып чыккан фольклор әсәрләренә, проза, әкиятләргә, мәсәлләргә, хикәяләргә нигезләнгән яңадан-яңа, мавыктыргыч биремнәрне, эчтәлекле сорауларны, тестларны, башваткычларны чишәргә тиеш булачаклар.