Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә «Бар дөньяны буярмын» күргәзмәсе ачыла

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында 12 декабрь көнне 15 сәгатьтә Светлана Солоникованың беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Ул ТР Халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның укучысы. 

Экспозициядә төрле жанрларда: пленэрларда башкарылган анималистика, натюрмортлар, портретлар, пейзажлар тәкъдим ителәчәк. Светлана Николаевна – сәяхәт итәргә яратучылардан. Вернисажда аның Эквадорда язылган эшләре белән танышырга мөмкин булачак. 

Күргәзмә ачылу тантанасына шәһәребезнең танылган рәссамнары, музыкантлары, шагыйрьләре киләчәк. 
Рәхим итегез. 

Белешмә өчен телефон: 70-02-26

Чарада барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк.  Үзегез белән шәхси саклану чаралары булу сорала. 

Үзәк китапханәдәге күргәзмәләр турында тулырак сайтның Афишалар. Күргәзмәләр ачылу битендә укый аласыз.