Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә «Нинди матур бу дөнья!» күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

16 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә яшь талантлы рәссам Анна Аксакованың беренче шәхси күргәзмәсе ачыла. Анна Владимировнаның югары сәнгать белеме бар, педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Бөтенроссия, республика, төбәк, шәһәр күргәзмәләрендә һәм һөнәри осталык конкурсларында актив катнашучы. 

Күргәзмәдә төрле стильдәге һәм жанрдагы әсәрләрне күрү мөмкинлеге булачак. Рәссам табигатьне, хайваннарны сурәтләргә бик ярата.
Аның һәр эше – рәссам һәм тамашачы диалогы, һәр картинасында тамашачы өчен матур дөнья тудырыла.

Күргәзмәгә рәхим итегез. Керү бушлай. Белешмәләр 70-02-26 телефоны буенча.