«Учларымда утлы күмер» әдәби-музыкаль кичәсе
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Әдәбият тарихы музеенда шигъри китаплар һәм урта, югары белем бирү учреждениеләре өчен дәреслекләр авторы, филология фәннәре кандидаты, профессор Рәзинә Мөхияр белән онлайн-очрашу узачак. Музыкаль кичә барышында дуслары һәм каләмдәшләреннән котлау сүзләре яңгыраячак, Чаллы шагыйрьләре юбилярга багышлап үз шигырьләрен укыячак. Атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина башкаруында юбилярның сүзләренә иҗат ителгән җыр очрашу кичәсен тагын да бизәячәк. Шагыйрә барлык тыңлаучыларга үзенең яңа шигырьләрен бүләк итәчәк.