Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә «Ата һәм ул әңгәмәсе» күргәзмәсе ачылачак

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

3 апрель көнне 16 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Александр Черный (Чаллы) һәм аның улы Алексей Черный (Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәре) күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 
Вернисажда пейзажлар, натюрмортлар һәм абстракт композицияләр тәкъдим ителәчәк. Рәссамнар күп жанрларда уңышлы эшли, әмма иҗатка илһамны алар аеруча Татарстан, Башкортстан табигатеннән ала, аңа бик күп матур, ихлас әсәрләрен багышлый. Рәссамнарның картиналары Россия һәм Татарстанның картиналар галереяларында, музейларда, шәхси тупланмаларда саклана. 

Барыгызны да күргәзмәгә чакырабыз! 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.