Городская детская библиотека - филиал № 8

«Кулыңа китап ал!» Китапханә акциясе (0+)

27 май көнне 8 нче санлы китапханә, ЗЯБ бистәсе халкын китаплар белән кызыксындыру максатында, Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган «Кулыңа китап ал!» дип исемләнгән акция һәм буккросинг оештырды. Ул китапханә каршындагы мәйданчыкта узды.  Үтеп баручыларда урамда китаплар пәйда булу кызыксыну уятты, алар китапларны карады, кайберләре укырга да кереште. Кешеләр әлеге китапларның бушка бирелүенә һәм аларны китапханәгә кире тапшыру мәҗбүри түгеллегенә бераз гаҗәпләнде. Әмма акция шартлары буенча, китапны үзләренә алганчы, алар берәр дүртьюллык укырга тиеш булды. Балалар да, өлкәннәр дә бик теләп кайчандыр укыган шигырьләрен искә төшерде. Чара барышында китапханә хезмәткәрләре китапханә адресы, телефоны һәм электрон почта адресы күрсәтелгән матур китап кыстыргычлары таратты.