Городская детская библиотека - филиал № 8

«Ул көннәрнең даны мәңге сүнмәс» Хәтер вахтасы (6+)

Менә инде икенче ел рәттән, Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, 8 нче санлы балалар китапханәсе 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясендә катнаша. Быел да 6 май көнне «Ватан-ана» мемориаль комплексына «Ул көннәрнең даны мәңге сүнмәс» исемле хәтер вахтасы оештырылды.

Комплекс янында яшь китап сөючеләребезне 1 нче санлы Пост патриотик тәрбия бирү үзәге хезмәткәрләре каршы алды. Балалар әлеге көнне түземсезлек белән көтте һәм халык хәтеренә кагылырга мөмкинлек тууы белән горурландылар. Балалар Мәңгелек ут янында мактаулы каравыл алышынуын үз күзләре белән күрде. Мәңгелек ут каршында «Кызыл канәфер» мастер-классында үзләре ясаган чәчәкләрне салдылар. Укучылар сугыш темасын чагылдырган шигырьләрне укыды. Ә Бөек Ватан сугышы чоры эксонатларының ачык күргәзмәсе балаларга аеруча ошады, укучылар тарихи әйберләрне сокланып һәм шаккатып күзәтте.