Городская детская библиотека - филиал № 8

«Язлар безгә Тукай белән килә» дип исемләнгән чаралар циклы (0+)

26 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Язлар безгә Тукай белән килә» дип исемләнгән чаралар циклы уздырды. Ул бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү уңаеннан үткәрелде.

19 нчы санлы «Аленка» балалар бакчасы белән берлектә  «Былбыл телле балалар» программасы кысаларында шигърият көне оештырылды. Чара китапханәченең халкыбызның бөек улы үткән тормыш юлы һәм аның иҗаты турында сөйләве белән башланып китте. Балалар янына кунакка бу көнне Г.Тукайның «Шүрәле», «Су Анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләре геройлар ыкилде. Алар балалар белән бергәләп күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнады.  Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән «Әкиятләр» викторинасында бик теләп катнаштылар, әкият герое Шүрәле үзенең «Тылсымлы сандыгы»на салып алып килгән табышмакларны чиштеләр. Яшь китап сөючеләр «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый»,  «Бала белән Күбәләк» әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды, «Акбай» шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. Чара азагында балалар татар теленең гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкарды

«Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы белән берлектә «Тылсымлы ачкыч» («Волшебный ключ») китабын тәкъдир итү чарасы узды.  Очрашуга китапның төзүчесе Розалия Равил кызы Исламова чакырылды. Ул балаларга китапның барлыкка килү тарихы, анда кайсы авторлар һәм әсәрләр кертелүе хакында сөйләде. Ул укучылар алдында Габдулла Тукай һәм Фәнис Яруллинның тылсымлы шигърият дөньясын ачарга тырышты.  Әлеге матур китап эченә әкиятләрдән кала тагын белем, хезмәт һәм тормыш турындагы мәкальләр һәм афоризмнар да кертелгән. Розалия Равил кызының чыгышы бик җылы кабул ителде. Очрашу азагында ул китапханәгә һәм укучыларга китаплар бүләк итте.