Городская детская библиотека - филиал № 8

Җиңү көненә кызыл канәфер чәчәкләре ясау буенча мастер-класс (6+)

23 апрель көнне «Кызыл канәфер» Гомумроссия кысаларында 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен Җиңү көненә салфеткалардан кызыл канәфер чәчәкләре әзерләү буенча мастер-класс уздырды.

Балалар чәчәкне бик тырышып, пөхтә итеп ясады һәм иҗади якын килде. Алар бик мавыгып гаҗәеп матур чәчәкләр тудырды. Балалар әзерләгән «кызыл канәферләр»ен  Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлеге һәм горурлык символы буларак Мәңгелек ут янына салачак. Чара үсеп килүче буында мөһим рухи-әхлакый кыйммәтләр булган гражданлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.