Городская детская библиотека - филиал № 8

«Гаҗәеп табигать дөньясы» Әдәби сәгать (6+)

15 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Иң яхшы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында яшь китап сөючеләр белән берлектә «Гаҗәеп табигать дөньясы» исемле әдәби сәгать узды.

Чара табигатьне өйрәнүче язучылар В.Бианка, Е.Пермяк, Н.Чаплин, М.Пришвин һ.б.ларның китапларыннан торган күргәзмәне караудан башланды. Китапханәче балаларга В.Бианканың «Первая охота» исемле гыйбрәтле хикәясен укыды. Әдәби сәгать кунаклары бик теләп «Ә син беләсеңме?», «Кем икәнен таны», «Нилектән? Ничек? Нәрсә?» кебек сораулардан торучы «Акыллы егетләр һәм кызлар» исемле танып белү викторинасында катнашты. Һәр дөрес җавап өчен укучылар хайван, бөҗәк, кош рәсемнәре төшерелгән стикерлар алды һәм алдан әзерләнгән стендка ябыштыра барды. Чара барышында балалар кошлар тормышы, чәчәк атамалары, үләннәрнең файдалы үзлекләре турында күп кенә кызыклы фактларны белде, китапханә «квилт»ын ясауга иҗади якын килде.

Табигать сөюче язучыларның хикәяләре һәр заманда үз укучысын таба, алар табигатьне яратырга һәм сакларга, гадәти булмаганны күрә белергә, күзәтүчән булырга өйрәтә.