Городская детская библиотека - филиал № 8

«Балаларны яратучы язучылар» Сәнгатьле уку (6+)

6 март көнне, «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын укыйбыз Республика акциясе кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь китап сөючеләр белән берлектә «Балаларны яратучы язучылар» исемле сәнгатьле уку дәресе уздырды.

Чара «Төбәгебез талантларга бай» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән башланды. Балалар Шәүкәт Галиев, Рафис Корбан, Фәнис Яруллин, Факил Сафин кебек Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатларының китаплары белән танышты. Китапханәчеләр сәнгатьле уку өчен Роберт Миңнуллин, Йолдыз һәм Ленар Шәех шигырьләрен әзерләп куйган иде. Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» исемле мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкияте укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Анда урамда йөреп, әнисен алдамакчы булган кечкенә бер малай турында сүз бара. Әмма барыбызга да билгеле, дөньяда бер генә ялган да, бер генә начарлык та эзсез югалмый, малай соңыннан моны аңлый. Сәнгатьле укуда катнашучылар «Әтием гармун уйный», «Безнең урманда», «Йолдызлы тай» шигырьләрен кычкырып укыды.

Кичә бик күңелле һәм җанлы узды. Шигъри атмосфера барысын да биләп алды, искиткеч матур язгы кәеф тудырды. Чара азагында китапханәчеләр балаларга һәм укытучыга очрашуга килгән өчен рәхмәт белдерде.