Городская детская библиотека - филиал № 8

«Җиңүебезнең кайнар кары» Сугышчан дан сәгате (6+)

1 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Җиңүебезнең кайнар кары» исемле сугышчан дан сәгате уздырды. Чара «Бөек Җиңү кайтавазы» дип аталган китап күргәзмәсен карау белән башланды. Анда Сталинград сугышы турындагы китаплар белән бергә шул чор кайтавазы булган әсәрләрне дә күрергә мөмкин булды. Дәрес барышында укучылар солдатларыбызның батырлыгы, команда составы, шәфкать туташларының каһарманлыгы турында белде, бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамай курганы, Павлов йорты, «Сталинград сугышы» музей-панорамасы белән танышты.

Яшь укучылар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылган Сергей Алексеевның «Знаменитый дом», «Геннадий Сталинградович» хикәяләрен яратып тыңлады. Кызлар шәфкать туташлары ролендә үзен сынап карады, «солдат»ларның яраларын бәйләде. Чара азагында яңгыраган «На Мамаевом кургане» җырын тыңлаганда, балаларның да күзләренә яшь килде.