Городская детская библиотека - филиал № 8

Шигърият дәрьясында Ак җилкән: очрашу кичәсе

Габдулла Тукай туган көне алдыннан 21 нче урта белем бирү мәктәбендә 15  апрель көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Алтын күбәләк” премиясе лауреаты, тәрҗемәче, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу оештырды. Әлеге чарада кече яшьтәге китап сөюче дуслар катнашты. Бу очрашу шигырь укулар, җырлар белән үрелеп барды, хис – тойгыларга бай булды, җанлы үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Автор балаларга “Серле дөнья ”  һәм “Сабантуй балкышы”китабын бүләк итте.  Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.