Городская детская библиотека - филиал № 8

Шигырь бәйрәме “Шигърият бакчасында”

24 нче апрель көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Буревестник” яшьләр клубы белән берлектә “Шигърият бакчасында” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырды. Чара китап күргәзмәсенә күзәтүдән башланып китте. Китапханәче, презентация ярдәмендә, кече яшьтәге китап сөюче дусларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырып үтте, ә балалар исә үзләре әзерләп килгән шигырләрен сөйләп таң калдырдылар. Әлеге очрашуда Габдулла Тукай шигырьләре генә түгел, ә Роберт Миннуллин, Шәүкәт Галиев, Нәҗип Мадъяров кебек шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады.