Городская детская библиотека - филиал № 8

«Әфганстан йөрәк ярасы»: очрашу - кичә

Әфганистан сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганистанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү йөзеннән 17 февраль көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре  4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә әфган сугышы ветераннары, Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Якупов Айбулат Мөнир улы, аның хәрби дусты Әхмәтҗанов Равил Әхәт улы һәм “Гиндукуш” хәрби дан музей директоры Гарипова Резидә Равис кызы белән очрашу оештырды. Музей директоры документаль фильм һәм виртуал медиа ясалган презентация күрсәтте.  Ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм бу чорда бу нинди булган соң? Бу сорауларга җавапны килгән кунаклар бирде. Китапханәчеләр китап күгәзмәсе  һәм музей экспонатларына күзәтү ясадылар. Очрашуда катнашучылар кичәне оештыручыларга рәхмәт белдерде, дөньялар имин, тыныч булсын иде дип теләделәр. Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган  чара укучылар  өчен чын тормыш дәресе булды.