Городская детская библиотека - филиал № 8

«Тарихларда укып ятларлык»: Муса Җәлилне искә алу көненә багышланган шигърият сәгате

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын гомумиләштереп кабатлау, патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү максатыннан чыгып  9,10 һәм 12 февраль көнне 8 нче балалар китапханәсендә  «Тарихларда  укып ятларлык» исеме астында  шигърият сәгате узды. Әлеге чарада егерме беренче урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары катнашты. Балаларга презентация тәгъдим ителде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар бик теләп Муса Җәлилнең “Дару”, “Карак песи”, “Куян” һәм башка шигырьләрен рус һәм татар телендә укыдылар.