Городская детская библиотека - филиал № 8

"Табышмаклар илендә": викторина

Балаларны кыш, кышкы табигать күренешләре белән таныштыру максатыннан чыгып 12 гыйнвар көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 21 нче урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен  "Табышмаклар илендә" исемле викторина оештырдылар. Яңа ел калейдоскобы борын-борыннан килгән гореф-кадәтләр белән танышудан башланды. Чарада кышка багышланган төрле конкурслар үткәрелде: "Кышкы табышмаклар", " Кыш турында мәкальләр ", "Кар бабай ясау", "Әкият исемен әйт", "Кар ату уены", "Кыш турында җыр", "Ярманың төрен әйт?", шигырь конкурсы.

   Бу чара бик күңелле һәм кызык узды. Балалар үз фикерләрен курыкмыйча әйттеләр, уеннарда актив катнаштылар.