Городская детская библиотека - филиал № 8

Әдәби сәяхәт “Онытылган китаплар караваны”

      17  һәм 18 нче октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсендә “Онытылган китаплар караваны”  дип аталган әдәби сәяхәт узды. Әлеге чараның төп максаты китапханә киштәләрендә кайчандыр популяр булып хәзерге көндә онытып баручы китапларны пропагандалау иде. Чара “Әбием сандыгыннан китаплар” китап күргәзмәсенә күзәтүдән башланып китте. Китапханәче аерым Е. Фейерабендның «Непоседы», О. Высотскаяның  «Самый длинный праздник», В. Витаның  «Если бы вы знали» китапларына  тукталып узды.  Презентация ярдәмендә очрашуга килгән  кече яшьтәге мәктәп укучыларын  китап тарихы белән таныштырды. Балалар бик теләп әти- әниләре, әби- бабалары яшендәге китапларны өйләренә алдылар.