Очрашу- кичә “Үткән гомер бер мизгел”
4 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Буревестник” һәм “Исток” яшүсмерләр клубы белән берлектә “Үткән гомер бер мизгел” дип исемләнгән очрашу- кичә оештырдылар. Очрашуга “Күңелем бизәкләре” дип аталган китап һәм кул эшләре күргәзмәсе әзерләнде. Ветеран-мөгәллимнәр өчен уздырылган чара “Хуҗабикә”, “Мәкальне җый”, “Тылсымлы йомгак” кебек кызыклы уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп чәй өстәле артында тәмамланды.