Городская детская библиотека - филиал № 8

“Балаларга шатлык өләшик!”

Билгеле булганча, бөтен республика буенча #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН хэштегы астында «Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында 26 нчы сентябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре инвалид балага ярдәм күрсәтү йөзеннән Ренат Рахимовның өенә бардылар. Бала һәм аның әнисе китапханәчеләр алып килгән татлы ризыкка һәм кызыксындыручан китапка бик шат булды.