Городская детская библиотека - филиал № 8

Кызыксындыру сәгате “Табигатне яклар вакыт”

16 нчы сентябрь көнне “Китап янында кунакта” шөгыль клубы членнары өчен “Табигатне яклар вакыт” дип исемләнгән кызыксындыру сәгате узды. Экология елы уңаеннан оештырылган чара “Кызыл китап” ка багышланган видеопризентация карау белән башланып китте. Балалар бик теләп “Хайваннар, кошлар һәм балыклар” дип исемләнгән интерактив уенда катнаштылар. Чара  кызыксындыручан һәм бик күңелле узды.