Городская детская библиотека - филиал № 8

“Китап белән җәй сукмагыннан” бәйрәм

23 нче август көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен “Китап белән җәй сукмагыннан” дип аталган бәйрәм оештырылды. Чарада катнашучылар белән “Буревестник” яшьүсмерләр клубы кызыклы уеннар уйнатты һәм конкурслар оештырды. Китапханәчеләр үз чиратында “Күршеләр бәйрәменең” тарихы, төрле ил халыкларының әкиятләре белән таныштырдылар, мастер – класс һәм “Җәйнең утыз өч сере” китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Бәйрәм ахырында балалар үзләре ясаган ромашка чәчәкләре белән “Дуслык йөрәге” эшләделәр.