Городская детская библиотека - филиал № 8

«Китап культурасында халык хәтере»: мәдәният сәгате (12+)

21 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә укучылар өчен Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Китап культурасында халык хәтере» дигән мәдәният сәгате үтте. 

Чарага «Мәдәни мирас» китап күргәзмәсе әзерләнде, анда илебез тарихы буенча мавыктыргыч китап басмалары тәкъдим ителде. Китапханәче чара кунакларына халкыбыз мәдәнияте тарихы: гореф-гадәтләре, һөнәрләре, халык фольклоры, шулай ук милли мирас, үзешчән мәдәниятнең мөһим өлеше булган халык сәнгате кәсепләре турында сөйләде. Чара азагында балалар «Бишек - халык күңеле» дигән интерактив презентация карады.