Городская детская библиотека - филиал № 8

«Әкияти киноутрау»: видеосәяхәт (6+)

Әкиятләр иле — дөньядагы иң гаҗәеп һәм матур илләрнең берсе. 9 декабрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, «Әкияти киноутрау» дигән видеосәяхәт узды.

Балалар бик теләп әдәби һәм халык әкиятләре иленә юл тотты. Чарада катнашучылар яраткан әкиятләрен искә төшерде, «Әкиятне таны», «Геройларны беләбез» дигән күңелле бәйгеләрдә катнашты. Чара барышында «Варвара-краса, длинная коса», «Королевство кривых зеркал», «Три толстяка» һ.б. танылган әкиятләр буенча кинофильмнардан өзекләрне карадылар.