Городская детская библиотека - филиал № 8

«Алар барысын да белә»: танып белү сәгате (0+)

20 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында нәни китап сөючеләр өчен балалар энциклопедияләренә багышланган «Алар барысын да белә» дигән танып белү сәгате уздырды. 

Һәр бала көненә дистәләгән сорау бирә, аңа барысы да кызык һәм нәкъ менә сорау килеп чыккач та җавап алу мөһим. Очрашу барышында китапханәче әйләнә-тирә мохиттәге барлык нәрсә турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләүче төрле энциклопедияләр белән таныштырды. Балалар кайсыдыр белешмәлекләр елга, шәһәр, диңгез исемнәрен үз эченә алуы, икенчеләре - хайваннар һәм үсемлекләр, өченчеләре - машина һәм техника турында сөйләвен һәм китапларның һәрберсендә укучы үз сорауларына җавап алуы турында белде.

Чара азагында алган белемнәрен ныгыту өчен «Бу китаплар барысын да белә» уен-эзләнүе уздырылды.