Городская детская библиотека - филиал № 8

«Яраткан китаплар дөньясы»: әдәби сәгать (6+)

12 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында «Яраткан китаплар дөньясы» дигән әдәби сәгать уздырды. Китап һәм уку – кешеләрне рухи яктан укытучылар һәм тәрбияләүчеләр. Гасырлар дәвамында язучылар балалар китапларына үзләрендә булган бар яхшы сыйфатларны: мәрхәмәтлек, мәхәббәт, зирәклек, дөнья матурлыгын күзаллауларын салган. 

Бу көнне әдәби сәгатьнең яшь кунакларына «Балалар өчен иң яхшы китаплар» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәдә бик күп күңелле һәм файдалы чаралары - яраткан әдәби геройлар белән очрашу, яңа вакытлы матбугат басмалары белән танышу, китап геройлары белгечләре бәйгеләре узды. Барысы бергә китап турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде.

Чара азагында балалар А. Усачёвның «Испорченная книжка» шигырен тыңлады һәм С.Я. Маршакның «Гришкины книжки» әсәре буенча мультфильм карады.