Городская детская библиотека - филиал № 8

«А дан Я га кадәр бар дөньяны китап иле ачачак»: сторитайм (6+)   

24 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, театральләштерелгән формада яшь китап сөючеләр өчен  «А дан Я га кадәр бар дөньяны китап иле ачачак» дигән сторитайм уздырды. 

Бәйрәм геройлары күңелле бәйгеләр, тапкырлыкка биремнәр, катлаулы сораулар әзерләгән иде, шулай ук китапханә хезмәткәрләре ясаган кызыклы видеоязмалар тәкъдим ителде. Балалар әлеге  чарага җитди һәм җаваплы карады, яшь укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, күңелле җырлар җырлады. Чара кунаклары балаларга укучы таныклыгы тапшырдылар, ә иң мөһиме, чара бик яхшы ноктада - яраткан китапларын бүләк итү белән тәмамланды. Бәйрәм балаларга да, укытучылар һәм ата-аналарга да бик ошады.