Городская детская библиотека - филиал № 8

«Сөмбелә»: уңыш бәйрәме

Балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе - Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, укучыларның сөйләмен,  сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү, игътибарын үзләштерү һәм татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, татар халкына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып 13 нче ноябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 21 нче урта белем бирү мәктәбенең 2 “А” сыйныфы укучылары белән “Сөмбелә” бәйрәме уздырдылар. Әлеге бәйрәмгә балалар алдан ук әзерлек алып бардылар: төрле агач яфраклары җыйдылар һәм алардан төрле кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Бәйрәм уеннар, шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.