Городская детская библиотека - филиал № 8

«Раштуа - изгелек бәйрәме»: раштуа укулары (6+)

5 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Biblio - каникуллар» проектын тормышка ашыру кысаларында «Раштуа - изгелек бәйрәме» дип исемләнгән раштуа укулары узды. 

Чараның кунаклары Раштуа бәйрәменең тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты. Балалар мәкальләрне, борынгы уен-күңел ачуларны, йола җырларын искә төшерде. Зур кызыксыну белән «Тәгәрәсен йомгагым» уенында һәм «Булачак һөнәрем» дигән шаян багуларда катнаштылар. Сынамышлар турында раштуа пазлын җыйдылар һәм башваткычны чиштеләр. Чара азагында барысы да раштуа такмак җырлары язылган кәгазьләр алды һәм «Раштуага бүләк» мультфильмын карады.