Городская детская библиотека - филиал № 8

«Китаплар иле, синең булуың бик яхшы!» дигән күзәтү экскурсиясе (6+)

Ачык ишекләр көне кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китаплар иле, синең булуың бик яхшы!» дигән күзәтү экскурсиясе үтте. Беренче сыйныфлылар китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Бу эштә аларга күңелле пиратлар Джо һәм Мэлли булышты. Алар балалар өчен бик күп кызыклы биремнәр һәм хәзинәләр тулы зур сандык әзерләде. Яшь китап сөючеләр аксакал капитанның серен ачты, китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты һәм урамнары - китап рәтләре, катлары китап киштәләре булган гаҗәеп шәһәрдә булды. Бу сәяхәттә кызыклы табышмаклар, әкият викториналары һәм уеннар ярдәм итте.