Городская детская библиотека - филиал № 8

«Чын дуслык»: сәхнәләштерелгән чара

3 нче ноябрь көнне  8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 21 нче урта белем бирү мәктәбенең лагерь балалары өчен «Чын дуслык», дип аталган чара уздырдылар. Әлеге чара бердәмлек көне уңаеннан әзерләнде. Бәйрәмнең төп герое Дюдюка Барбидокская балалар арасында булган дуслыкны бозарга күпме генә тырышса да, комачаулый алмады, чөнки укучыларга ярдәмгә клоун Карамелька килде. Ул төрле конкурслар оештырды, алар арасында: “Шалкан”, “Үрмәкүч һәм чебеннәр”, “Сазлык” һ.б. Җиңүче отрядларга дипломнар тапшырылды.