Городская детская библиотека - филиал № 8

Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез, вакытны файдалы итеп уздырабыз! (0+)

Җәй – күңелле яллар, мавыктыргыч уеннар, ярышлар, матур бәйрәмнәр чоры. 25 август көнне 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 32 нче мәхәллә халкы өчен оештырылган ишегалды бәйрәмен уздыруда актив катнашты. 

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез, вакытны файдалы итеп уздырабыз!» дип аталган интерактив мәйданчык үткәрелде. Балалар китапханәсе «Әдәби умарта» китап лотереясы, шулай ук танып белү уеннары һәм бәйгеләре әзерләде. 

Бәйрәмнең иң актив катнашучылары татлы бүләкләр һәм китапханәбез визиткаларын алды.  
Яраткан китаплар уку, актив ял, якын дуслар белән саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнау – компьютер каршында ял итүгә менә дигән алмаш. 

Ишегалды бәйрәме катнашучыларга уңай тәэсирләр, яхшы кәеф, шатлык-сөенечләр бүләк итте.