Городская детская библиотека - филиал № 8

Китап геройлары киңәш бирә: спорт белән дус булсаң - озак еллар таза-сау булырсын! (6+)

9 һәм 11 июньдә 8 нче санлы балалар китапханәсе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен  «Уку! Спорт!» шигаре астында әдәби-уен программасы уздырды.

Һәр команда төрле станцияләрдә тукталды, аларга монда спорт әзерлеге генә түгел, ә әдәби белемнәре дә кирәк булды. Балалар «Җилдән җитез» дип аталган спорт эстафетасында үзләренең тизлеген, көчен һәм җитезлеген сынады, ә «Акыл өчен зарядка» викторинасы сорауларына җавап биреп белемнәрен тикшереп карый алды. Күңелле итеп узган «Сәламәтлекне яса» бәйгесендә балалар асфальтта төсле акбурлар белән сәламәтлек символын ясады. Чара бик кызыклы үтте, барысы да яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр туплады!