Городская детская библиотека - филиал № 8

«Китапханә - китап уку урыны»: сторитайм (0+)

Бөтенроссия китапханәләр көненә 8 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Китапханә - китап уку урыны» дигән сторитайм чарасы үтте. Китап тылсымчысы белән бергә балалар әдәбият иленә сәяхәткә кузгалды һәм китапханәдә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышты. 

Яшь китап сөючеләр иң әкияти, яхшы күңелле һәм кызыклы геройлар яшәгән китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Джанни Родариның «Дедушка-путанник» исемле гадәти булмаган әкиятен тыңлады. Геройлар белән бергә күңелле бәйгеләрдә һәм «Серле сандык», «Танып бел», «Музыкаль кәеф» уеннарында катнаштылар.