Городская детская библиотека - филиал № 8

«Китап битләре табигать турында сөйләр»: экологик квилт-уены (6+)

8 нче санлы балалар китапханәсенең «Китапта кунакта» ял көне клубында чираттагы очрашу узды.

Балалар гаҗәеп табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Алар алдан ук әлеге очрашуга әзерләнеп килгән иде һәм Е. Чарушин, В. Бианка, Н. Сладков, М. Пришвин әсәрләрен укыды. 

Чара барышында укучылар «серле алан»га килеп чыкты. Анда алар азарт белән һәм бик теләп сорауларга җавап бирде, урман табышмакларын чиште, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Һәр дөрес җавап өчен кәгазь стикерлар алдылар һәм аларны плакатка урнаштырып бардылар. Уенда барлык катнашучылар да үзләрен чын табигать белгечләре итеп күрсәтте.