Городская детская библиотека - филиал № 8

«Һәркемнең газиз туган теле бар» шәһәркүләм шигъри видеобәйгесенә йомгак ясалды (0+)

нче санлы балалар китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Һәркемнең газиз туган теле бар» шәһәркүләм шигъри видеобәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйге 2021 елның 11 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр уздырылды.
Без һәр катнашучыга күрсәткән активлыгы һәм җиңүгә омтылышы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Җиңүчеләрне тәбрик итәбез.
Бәйге 11 гыйнварда башланды, анда Чаллыдан, Тукай, Саба һәм Сарман муниципаль районнарыннан 101 бала катнашты. 
Бәйге эшләре билгеләнгән темага ярашлы булулары, әсәрне яхшы белүләре, сөйләм теленең сәнгатьлелеге һәм дөреслеге критерийлары буенча бәяләнде. 
Бәйге вакытында барлык катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсе күрсәтте һәм жюри әгъзаларына үзләренең хис-кичерешләрен җиткерә, сәхнә һәм сөйләм культурасы дәрәҗәсен күрсәтә алды.