Городская детская библиотека - филиал № 8

«Җыр булып яши күңелдә» шигъри кичәсе (6+)

12 февраль көнне 8 нче балалар китапханәсе 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең укытучылар коллективы белән берлектә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Җыр булып яши күңелдә» дигән шигъри кичә уздырды. 

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм балачакта язган тәүге шигырьләреннән башлап үлеме алдыннан иҗат ителгән һәм бөтен дөньяда танылган «Моабит дәфтәрләре»нә кергән әсәрләренә кадәр иҗаты турында тагын да күбрәк мәгълүмат ала алды. Һәм кансыз җәзалаулар да, үлем куркынычы янау да шагыйрьнең баш имәс рухын сындыра, каләмен язудан туктата алмый. Муса Җәлилнең кешелекнең югары идеаллары белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы шигърияте миллионлаган йөрәкләргә юл таба. Шулай ук шагыйрьнең шигъри җыентыклары һәм Муса Җәлил турында замандашларының истәлекләреннән торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Чараның икенче өлешендә шигырь укучылар бәйгесе үтте, балалар анда Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Катнашучыларның һәрберсе артистлык сәләтен күрсәтеп, татар шагыйренең шигъри юлларын илһамланып укыды.
Жюри барлык катнашучыларга дипломнар тапшырды. Бәйге җылы, дустанә рухта узды.