Городская детская библиотека - филиал № 8

«Күңел җылысы»: мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә бару

16 октябрь көнне 8 нче филиал китапханәчеләре мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә барды. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, Апарин Тимофейның  тумыштан авыру булу сәбәпле китапханәгә йөрергә мөмкинлеге юк. Һәр ай саен балалар китапханәсе хезмәткәрләре әлеге балага төрле китаплар тәгъдим итәләр.