Городская детская библиотека - филиал № 8

«Кышын кем йокламый?» экология сәгате (0+)

28 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Кышын кем йокламый?» дигән экология сәгате уздырды. 
Балалар китапханәченең кайсы җәнлек һәм кошларның безнең якларда кышларга калуы, кышка аларның нинди ризыклар әзерләве һәм өннәрен, ояларын ничек җылытуы турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлады. Шулай ук кышын йокыга талучы хайваннарны да искә төшерделәр. Балалар мавыгып «Кем кайда яши», «Хайваннарны сана» уеннарында катнашты, «Җәнлекне тасвирлама буенча танып бел» викторинасы сорауларына җавап бирде. Очрашу азагында яшь китап сөючеләр хайваннар турындагы матур китап һәм журналларны карады, «Татарстанның Кызыл китабы» белән танышты һәм кышкы суыкларда җимлекләр эләргә, кошларны һәм хайваннарны ашатырга сүз бирде.